+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балага өч яшь тулганчы алачаксыз

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында «Башкортстан Республикасында бала туганда гаиләләргә финанс ярдәме» төбәк проекты эшләп килә.

Балага өч яшь тулганчы алачаксызБалага өч яшь тулганчы алачаксыз
Балага өч яшь тулганчы алачаксыз

Беренче бала туганда социаль ярдәм чарасын җан башына уртача керем хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумыннан 2 тапкырдан артмаган гаиләләр ала.

Башкортстанда түләүне җан башына 26400 сумнан кимрәк керем туры килгән гаиләләр (беренче баласы туган) ала.

Быел 1 июньнән төбәктә түләү күләме 11 747 сум тәшкил итә: бу - балаларга яшәү минимумы күләме. Хәзерге вакытта 32024 гаилә мондый түләүне ала. Быел беренче тапкыр 3697 гаиләгә айлык түләү билгеләнгән.

Искәртеп узабыз, пособиене ата-аналар балага өч яшь тулганчы ала алалар.

Төбәк проектын гамәлгә ашыру гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтергә һәм балалы гаиләләрнең керем дәрәҗәсен күтәрү өчен шартлар тудырырга мөмкинлек бирә.

Фото: башньюс

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас