Бу эшкә район халкы да үз өлешен кертте. Төзекләндерү таләп ителгән объектлар өчен тавыш биргәндә күбесе стадионны сайлады.
Моңа кадәр шул ук программа буенча Архангель авылының Чкалов скверы, Җиңү паркы, Блюхер урамы буенча җәяүлеләр зонасы һәм район үзәгенең дүрт йорт ихатасы төзекләндерелгән иде.
Стадионда эшләр киләсе елда да дәвам итәчәк. “Уңайлы шәһәр мохитен булдыру” программасы буенча биредә йөгерү юллары барлыкка киләчәк һәм тротуар салыначак.
Фото: район хакимияте.