+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Аскында яңа кунакханә комплексы төзеләчәк

Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы «Кечә һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысалыранда, Аскын районының Камашиде авылы янында кунакханә комплексы барлыкка киләчәк.

Аскында яңа кунакханә комплексы төзеләчәкАскында яңа кунакханә комплексы төзеләчәк
Аскында яңа кунакханә комплексы төзеләчәк
Әлеге проект "Эшкуарлык сәгате" форматында үткәрелгән чираттагы киңәшмә кысаларында каралды.

- Идея яхшы! Аны тулысынча хуплыйбыз, - диде район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов. - Быел Сарс елгасы буенча салларда йөзүне башлап җибәрделәр, пассажирлар өчен кунакханә йортлары аны тагын да популярлаштырачак.

Динис Рәдис улы шулай ук Сарс елгасында һәм аның янында да балыкчылык һәм ау үсеше актуаль булуын билгеләп үтте.

Сайлау өчен берничә участок тәкъдим ителде. Киңәшмәдә катнашучылар белән берлектә урынга чыгып, аларны карап чыгарга тәкъдим ителде.

- Безнең проектны гамәлгә ашыру Аскын районын туризм өлкәсендә популяррак итәргә мөмкинлек бирәчәк, - диде яшь эшкуар.

Ул проектны 2023 елда гамәлгә ашыра башларга ниятли. Дүрт яңа эш урыны булдыру каралган.

Проектны финанслауга килгәндә исә, киңәшмә барышында агротуризм үсеше – перспектив юнәлешләрнең берсе дип билгеләнде. Аның өчен 30 млн сумга кадәр ярдәм алырга мөмкин.

Киңәшмәдә катнашучылар ике атнадан соң кунакханә белән ял итү зонасын төзү проектын карауга әйләнеп кайтачаклар.

фото: башньюс


Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас