Гомум саны - 21 берәмлек техника.
Бүгенге көндә барлык комплекслар да файдалануга тапшырылган инде. Наркоз-сулыш алу комплексларын Аскын, Бишбүләк, Благовещен, Бүздәк, Югары Тәтешле (ике берәмлек), Югары Яркәй, Дүртөйле, Зилаер, Исәнгул, Калтасы (ике берәмлек), Караидел, Кырмыскалы (ике берәмлек), Кыйгы, Красноусол, Кушнаренко, Морак, Нуриман, Балтач үзәк район дәваханәләре алган.
Наркоз-сулыш алу аппаратлары анестезия, вентиляция үткәрү һәм пациентның гомер параметрларын мониторинглау өчен кирәк. Алар ярдәмендә табиблар сулыш күрсәткечләрен комплекслы контрольдә тота һәм анестезия барышы турында төгәл мәгълүмат ала ала.
Аппаратларда олылар һәм балалар өчен барлык анестезия процедураларын хәвефсез һәм нәтиҗәле башкару өчен бик күп функцияләр һәм мөмкинлекләр бар.
Яңа комплекслар тотрыклылык һәм эшчәнлекнең ышанычлылыгы белән аерылып тора.
фото: башньюс