Яңа паркта балалар өчен уен мәйданчыгы, ял итү зонасы, җәяүлеләр өчен юллар, туп белән уйнау өчен йомшак өслекле универсаль мәйданчык, воркаут-зона җиһазландырылган, уңайлы эскәмияләр урнаштырылган, яктырту, яшелләндерү, видеокамералар урнаштыру эшләре башкарылган. Унике яшьтән өлкәнрәк балалар өчен урам спорт комплексы да үз урынын алган. Киләсе елда шулай ук физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен тренажерлар урнаштыру планлаштырыла.
- Паркны төзекләндерү халыкка максималь дәрәҗәдә уңайлы булсын дип эшләнде. Теләсәң - ял ит, теләсәң – сәламәтлегеңне ныгыт, – диде Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин. - Парк балаларның һәм өлкәннәрнең яраткан урыны булыр дип ышанам. Монда яшь ватандашларыбыз беренче адымнарын ясаячак, үсмерләр компанияләре җыелачак, гашыйклар очрашулар оештырачак, гаилә парлары ял итәчәк, өлкән яшьтәге кешеләр җәйге җылы кичләрдә саф һавада утырачак.
Балалар да, өлкәннәр дә озак еллар шатлансын өчен, авыл халкы паркны сакласын, дип теләргә генә кала.
Фото: башньюс