

Исегезгә төшерәбез, “Балалар туганда гаиләләргә финанс ярдәме” проекты кысаларында, баланың туу чиратына карап, дифференциацияләнгән балалы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтүне көчәйтүгә юнәлтелгән чаралар комплексы уңышлы гамәлгә ашырыла.
"2018 елдан Башкортстанда өч яшькә кадәр, өченче яки аннан соңгы балалары булган гаиләләргә финанс ярдәменә мохтаҗларга балалар өчен төбәктәге яшәү минимумы күләмендә түләү бирелә. 2022 елның 1 июненнән мондый түләү 11 747 сум тәшкил итә", - дип ачыклык керттеләр Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Өч яшькә кадәр өченче, яки аннан соңгы балалары булган гаиләнең айлык кереме хезмәткә сәләтле халыкның яшәү минимумының ике тапкыр күләменнән артмый икән, пособие шундый очракта бирелә.
“Агымдагы елда социаль ярдәм чарасы 31 261 гаиләгә бирелгән һәм 33 381 баланы колачлаган. Бер ел элек бу са6ар шул тәртиптә - 30 658 һәм 32 604. Түләүләрнең гомум суммасы 2805,66 миллион сумга җиткән”, - дип өстәделәр Башкортстан Хезмәт министрлыгында.
“Демография” гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнде.
Фото: bash.news