

Әлеге программа буенча "Строй-М" дип исемләнгән төзүче оешма 73 квадрат метр торак йорт төзегән. Алга таба йорт, белгечләрне авыл җирлегенә җәлеп итү буенча махсус программа ярдәмендә сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәренә яллау шартнамәсе буенча биреләчәк.
Йорт бик уңайлы, 2 бүлмәле, аерым террассалы. Обойларны йортта яшәүгә дәгъва кылучы гражданнар үзләре сайлаган. Җир участогы авыл үзәгендә урнашкан. Бүгенге көндә йорт тулысынча төзелеп беткән, объектны тапшыру өчен документлар әзерләнә.
Биредә яшәүче Наталья Саттарова сүзләренә караганда, ул республика җитәкчелегенә мондый программаларның булуына бик рәхмәтле. Бигрәк тә йортны планлаштыруда катнашу мөмкинлеге булуы ошаган. Наталья Фәйзрахмановна әйтүенчә, бүгенге көндә мондый торакны үз көчләре белән төзү бик авыр.
Хезмәт эшчәнлегенең биш елы узгач, әлеге программада катнашучылар торакны исәпләү бәясенең 10 процентыннан сатып ала алачак, ә 10 елдан бу сумма инде 1 процент тәшкил итәчәк.
Фото: bash.news