+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Калтасыда - яңа маммограф

Ул «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел звеноны модернизацияләү» программасына ярашлы булдырылган.

Калтасыда - яңа маммографКалтасыда - яңа маммограф
Калтасыда - яңа маммограф

Алты ай эчендә санлы маммографта 1077 тикшеренү үткәрелгән һәм 4294 сүрәт төшерелгән.

Билгеле булуынча, маммография күкрәк бизләре торышы турында зур мәгълүмат бирә. Әлеге заманча аппарат тукымаларда кечкенә патологик үзгәрешләрне тотып ала. Өстәвенә, күкрәк бизе турында минималь нурланыш белән бай мәгълүмат бирү көченә ия. Чирне башлангыч чорында ачыклау исә дәвалануны уңышлы үтәргә булыша.

Калтасы үзәк район дәваханәсеның баш табибы Ирина Бәдретдинова сүзләре буенча, аппарат куллануда бик гади һәм ышанычлы. Аз нурланыш микъдары исә пациент өчен дә, пересонал өчен бик мөһим.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас