+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Авыл мәдәният хезмәткәре" программмасы үзен аклыймы?

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәте утырышын уздырды. Анда республиканың мәдәният өлкәсендә муниципаль мәдәният һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре белгечләренә компенсация түләүләре бирү тәртибен раслау мәсьәләсе каралды.

"Авыл мәдәният хезмәткәре" программмасы үзен аклыймы?"Авыл мәдәният хезмәткәре" программмасы үзен аклыймы?
"Авыл мәдәният хезмәткәре" программмасы үзен аклыймы?



Республикада Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында күп программалар эшли.
2021 елда республика Башлыгы Радий Хәбиров «Авыл табибы» һәм «Авыл укытучысы» программалары белән бер үк вакытта мәдәният учреждениеләре белгечләренә бер тапкыр акча бирү юлы белән ярдәм итүне йөкләде.
- Узган ел әлеге программаны беренче тапкыр тормышка ашырдык. Ул бик кирәкле булып чыкты. Быел аны тормышка ашыруны дәвам итәчәкбез. Мәдәният учреждениеләренең 30 белгеченә 500әр мең сум акча түлибез, шуның нәтиҗәсендә алар торак шартларын яхшырта алачак, - диде Андрей Назаров.
Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова түләү тәртибе турында тулырак мәгълүмат бирде.
- Сайлап алуда муниципаль мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре, аерым алганда, мәдәни-ялны оештыру төрендәге учреждениеләр (район һәм шәһәр мәдәният сарайлары (йортлары), мәдәни үсеш үзәкләре, авыл мәдәният йортлары, музей учреждениеләре, китапханәләр, балалар музыка мәктәпләре, балалар сәнгать мәктәпләре), федераль стандартлар таләпләренә туры китереп, структур бүлекчәләре булган мәдәни-ял һәм мәгариф эшчәнлеген гамәлгә ашыра, - дип билгеләп үтте министр.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча Андрей Назаров «Авыл мәдәният хезмәткәре» программасын гамәлгә ашыру - авылда мәдәният хезмәткәрләренә ярдәм итүнең иң мөһим һәм нәтиҗәле механизмнарының берсе, - дип билгеләп үтте.

Фото: krchet.cap.ru

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас