+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

1 ноябрь - Уфа фән һәм технологияләр университетының туган көне

2022 елның 1 ноябре - Уфа фән һәм технологияләр университеты төзелүнең рәсми датасы булды. Бу көнне яңа учреждение юридик берәмлекләрнең Бердәм реестрына кертелде.

1 ноябрь - Уфа фән һәм технологияләр университетының туган көне1 ноябрь - Уфа фән һәм технологияләр университетының туган көне
1 ноябрь - Уфа фән һәм технологияләр университетының туган көне

Исегезгә төшерәбез, югары уку йорты Башкорт дәүләт университеты һәм Уфа дәүләт авиация техник университетының кушылу юлы белән оештырылды. Берләштерелгән югары уку йортын булдыру процессы Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән ике елдан артык дәвам итте. БашДУ һәм УДАТУ галимнәре кушылу идеясен хуплады.

- Яңа куәтле университет республиканың инновацион үсеше флагманы булачак, аның артыннан безнең вузлар, фәнни үзәкләр, предприятиеләр, тулы бер тармаклар барачак, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Безнең өчен университетларны интеграцияләүнең уйланып узуы мөһим, һич тә механик рәвештә түгел. Мин бу процессның гаранты булачакмын. Коллективлар, Диссертация советлары, иң яхшы традицияләр, эшләнмәләр, лицензияләр һ.б. сакланып калачак. Иң мөһиме - бу кушылу нәтиҗәсендә икътисадыбызның инновацион үсеше өчен синергетик нәтиҗәне тәэмин итү.

"Башинформ" агентлыгы хәбәр итүенчә, 2021 елның 24 декабрендә Русия Мәгариф һәм фән министрлыгы комиссиясе Башкорт дәүләт һәм Уфа дәүләт авиация техник университетларын берләштерү турында барлык яклар белән килештерелгән соңгы карарны кабул итте. Шулай итеп, республиканың һәр икенче студенты хәзер - яңа белем бирү учреждениесе студенты.

Русия Фән һәм югары белем министрлыгы боерыгы белән берләштерелгән югары уку йортының ректоры вазыйфасын башкаручы итеп Вадим Захаров билгеләнде.

- Укучылар саны буенча без Русия югары уку йортларының беренче бишлегенә керәчәкбез, - диде Вадим Захаров. - Шуңа күрә тикшеренүләр юнәлешләрен үзгәртү, таләп ителгән программаларга трансформацияләнәчәк дисциплинаара фәнни эшләнмәләр формалаштыру өчен яңа мөмкинлекләр алачакбыз. Төп көндәшлек өстенлекләре яңа университетның атамасында - фән һәм технологияләр. Кадрлар әзерләү фронтлаштырылган фәнни тикшеренүләргә һәм аларны җитештерүгә кертүгә таяначак. Шуңа күрә югары уку йорты янында хәзер фундаменталь, гамәли фән һәм эш бирүче тора. Ә дипломда БашДУга яисә УГАТУга укырга кердем, Уфа фән һәм технологияләр университетын тәмамладым, дип язылачак.

Берләшү турында университетлар карары аларга ил тарихында иң зур «Приоритет 2030» Русия югары уку йортларына дәүләт ярдәме программасында катнашырга мөмкинлек бирде. Программа катнашучысы буларак, университет ел саен грантның база өлешен (100 миллион сум) һәм аның махсус өлешен алачак.

Уфа фән һәм технологияләр университеты дөнья дәрәҗәсендәге Евразия фәнни-мәгариф үзәге эшчәнлеге программасы кысаларында төзелгән һәм 2030 елга Русиянең иң яхшы 30 югары уку йорты исәбенә керергә тиеш. Әлеге уку йортының барлыкка килүе - ил Президенты Владимир Путин билгеләгән "Мәгариф" гомумдәүләт проектының бездә нәтиҗәле үтәлүенең мөһим бер күрсәткече ул.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас