+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Караиделдә кызлар баскетболда көч сынашты

1 ноябрьдә Караидел районы үзәгенең «Олимпиец» комплексында 2005 елгы кызлар арасында Халыклар бердәмлеге көненә багышланган баскетбол турниры төгәлләнде.

Караиделдә кызлар баскетболда көч сынаштыКараиделдә кызлар баскетболда көч сынашты
Караиделдә кызлар баскетболда көч сынашты

Безнең республикада Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Демография» гомумдәүләт проекты кысаларында «Спорт - тормыш нормасы» проекты актив рәвештә гамәлгә ашырыла. Әлеге проект ярдәмендә халыкның спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре арта.

Турнирга Бөре шәһәреннән, Тәтешле, Бүздәк районнарыннан иң көчле командалар килде. Турнирның иганәчесе булып җиңел атлетика ярышларында район данын яклаган Владимир Анатольевич Имаев чыгыш ясады.

Ике көн дәвам иткән мавыктыргыч бәйге нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә бүленде: 1 урын – Бөре шәһәре; 2 урын – Тәтешле районы; 3 урын – Бүздәк районы; 4 урын - Караидел районы.

Фото: srk.nationalpriority.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас