+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Полина Кононова "Абилимпикс" чемпионатында көмеш медаль яулады

28-31 октябрьдә Мәскәүдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында һөнәри осталык буенча Милли чемпионат «Абилимпикс» - «Русия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасы проекты узды. Ул “Мәгариф” гомумдәүләт проектының «Һәрбер баланың уңышы» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Полина Кононова "Абилимпикс" чемпионатында көмеш медаль яуладыПолина Кононова "Абилимпикс" чемпионатында көмеш медаль яулады
Полина Кононова "Абилимпикс" чемпионатында көмеш медаль яулады

Быел ул «Бергә - без көчлерәк!» дигән девиз астында узды. Ул инклюзив җәмгыятьнең асылын чагылдырды: килеп туган кыенлыкларны җиңү һәм тормышта көчлерәк булу бергә булганда җиңелрәк.

Салават шәһәре 15нче урта мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Полина Кононова мәктәп укучылары категориясендә "Мәктәпкәчә белем бирү" компетенциясендә иң көчле көндәшләрен җиңеп чыкты һәм көмеш медаль яулады.

Чемпионатның ярышлар программасы 40 компетенция буенча үткәрелде. Медаль өчен Русия Федерациясенең 78 субъектыннан 1077 катнашучы көрәште, шул исәптән 41 конкурсант - Башкортстан Республикасыннан.

Фото: srk.nationalpriority.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас