

«Зур тәнәфес» конкурсы «Русия - мөмкинлекләр иле» Президент платформасына керә һәм Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ярдәмендә уздырыла.
"Зур тәнәфес" Русия балалар һәм яшьләр хәрәкәтен оештыручы булып тора. Уфаның тимер юл вокзалында 11нче сыйныф укучылары арасында "Зур тәнәфес" конкурсы финалистлары очрашуы булды. Конкурс йомгаклары буенча республикадан 23 катнашучы җиңүче булды, шуларның уны 11нче сыйныфлар арасында 1 миллион сум акча алды, 13 укучы 8-9нчы сыйныф укучылары арасында 200 мең сум күләмендә премиягә лаек булды.
“Зур тәнәфес” Бөтенрусия конкурсы финалында Башкортстан Республикасыннан 40 укучы катнашты. Финалны ябу тантанасында иң яхшы төбәк командалары игълан ителде. Башкортстан Республикасы командасы 86 төбәк командасы арасында иң яхшыларның ТОП-бишлегенә керде. Командалар эшчәнлеге уздырылган чаралар саны, катнашучыларның проект башлангычлары, шулай ук яшьләрнең "Зур тәнәфес" җәмгыяте вакыйгаларына җәлеп ителүе буенча бәяләнде.
Бөтенрусия “Зур тәнәфес” конкурсы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Аны Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык (Росмолодежь), коммерциягә карамаган “Русия - мөмкинлекләр иле” автоном оешмасы һәм Русия мәктәп укучылары хәрәкәте оештыра.
Фото: bash.news