

Приютово бистәсендә яшәүче утыз биш яшьлек Алмаз Сәетгәрәев - булдыклы яшьләребезнең берсе.
- Гадәти сәүдә - минем өчен түгел. Бу бик кызык түгел һәм, ничектер, гадәти. Минем нәкъ менә җитештерү белән шөгыльләнәсем килде. Берничә юнәлештән эшче перчаткалар тегүне сайладым. Тәҗрибә буенча беләм, аларга җитештерүдә һәм көнкүрештә һәрвакыт ихтыяҗ бар, - ди Алмаз.
Тәүдә егет җитештерүнең киләчәге турында бай мәгълүмат җыйган. Бәләбәй, Туймазы районнары сәүдә нокталары һәм предприятиеләре, шулай ук башка шәһәрләр оешмалары вәкилләре белән аралашкач, үз продукциясенә потенциаль сатып алучылар даирәсен билгеләгән.
Быелның февралендә ул автомат режимлы беренче станок сатып алган. Перчатка тегә торган станоклардан тыш, аңа өстәмә җиһазлар да сатып алырга кирәк булган. Аерым алганда, перчаткалар манжетын эшкәртү өчен оверлок, шулай ук пластизоля - эчке өлешкә саклау катламы ясау өчен аппарат. Ә аларны сатып алуга да акча кирәк булган.
Яшь эшкуар муниципаль район хакимиятенә аның бизнес-проектына ярдәм итүе өчен рәхмәтле. Быелның июлендә ул муниципалитет хакимиятенә җитештерүне үстерүгә дәүләт ярдәме алу мәсьәләсе буенча консультация сорап мөрәҗәгать иткән. Аның бизнес-башлангычы "Эшкуарлык сәгате"нең берсендә каралды. Сентябрь уртасында Алмаз Сәетгәрәев Бәләбәй районы Эшкуарлыкны яклау фондыннан яңа җиһазлар сатып алуга займ алды, ә октябрьдә - эшкуарлыкка ярдәм муниципаль программасы буенча чыгымнар өлешен каплауга субсидия.
Проектка дәүләт ярдәме «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелә.
Фото: bash.news