+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Алкоголь һәм коронавирус...

Бу хакта күп сөйләсәк һәм язсак та, тагын бер кат искәртергә булдык.

Алкоголь һәм коронавирус...Алкоголь һәм коронавирус...
Алкоголь һәм коронавирус...


Ни өчен дигәндә, алкоголь коронавирусны юкка чыгарырга ярдәм итә дигән стереотип эпидемиологик хәлнең начарлануына китерә.
Хәзерге коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында кешеләргә сәламәтлек өчен хәвефләр турында мәгълүмат җиткерү мөһим. Бу халыкның иминлеген һәм сәламәтлеген тәэмин итү өчен кирәк.
Республикада "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында күп эшләр алып барылса да, иң мөһим чараларны истә тотарга кирәк:
Алкоголь куллану covid-19 авыруыннан һич кенә дә сакламый һәм профилактик максатларда хезмәт итә алмый.
Алкоголь куллану вирусны юкка чыгарырга ярдәм итми, киресенчә, кеше кинәт зарарланса, сәламәтлеккә зыян килү артырга мөмкин. Алкоголь (концентрациядә ким дигәндә 60 процент) куллар өчен дезинфекцияләү чарасы буларак кулланылырга мөмкин, ләкин аны эчеп кулланганда дезинфекцияләү үзлекләре юкка чыга.
Сулый торган һавада булган вирусны бернинди алкоголь дә вирус кисәкчәләрен юк итүдә булышмый.
Алкогольнең иммунитетны да какшатуын истән чыгарырга ярамый. Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә.

Фото: health.bashkortostan.ru


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас