+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Республикабыз матур булсын!

7 ноябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә иҗтимагый территорияләрне төзекләндерү барышы турында фикер алыштылар.

Республикабыз матур булсын!Республикабыз матур булсын!
Республикабыз матур булсын!

Чарада республиканың торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Ирина Голованова хәбәр иткәнчә, "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" гомумдәүләт проекты буенча төбәктә 126 иҗтимагый территория төзекләндерелә. Бу эш йомгаклары буенча 45 парк һәм скверны, 17 яр буе территориясен, 7 мәйданны, 15 җәяүлеләр зонасын һәм аллеяны норматив хәлгә китерү планлаштырыла. Шулай ук торак пунктларда 4 фонтан, 17 балалар уен мәйданчыгы һәм 34 спорт мәйданчыгы, 12 скейт-парк һәм 5 автошәһәрчек урнаштырылачак.

Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев республика башкаласында 2022 ел дәвамында 12 иҗтимагый киңлек төзекләндерелүе хакында белдерде. Аерым алганда бу - "Кашкадан" паркын яңарту, Совет мәйданын һәм Дан бульварында Муса Гәрәев скверын яңарту буенча эшләр. Ратмир Мәүлиев билгеләгәнчә, шәһәрнең төньяк өлешендәге "Нефтехимиклар" паркында да, Мушников урамындагы скверда эшләр дәвам итә.

- Агымдагы елда зур күләмдәге төзекләндерү эшләре башкарылды. Республика башкаласын 2024 елдагы 450 еллык юбилеена әзерләү буенча зур планнарыбыз бар. Ләкин территорияләрне яңартуга акчаларны дөрес бүлү өчен башка торак пунктлар хакында да онытмавыгызны сорыйм, - дип йөкләде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы муниципалитетларга иҗтимагый киңлекләрне яңартуның яхшы динамикасы өчен рәхмәт белдерде.

Фото: konkurs.sprgsu.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас