+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балтачта аллея яңартылган

Ил Президенты указы белән тормышка ашырылучы «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда күләмле эшләр дәвам итә.

Балтачта аллея яңартылганБалтачта аллея яңартылган
Балтачта аллея яңартылган

Әйтик, Балтач районының Иске Балтач авылындагы Совет урамында җәяүлеләр аллеясен төзекләндерү тәмамланган.

Муниципалитет җитәкчесе Илгиз Субушев социаль челтәрләрдә язганча, яңартылган тротуарда халык өчен эскәмияләр һәм яктырткычлар белән ял итү зоналары булдырылган, шулай ук бессер-блок һәм металл элементлардан декоратив коймалар монтажланган.

Моннан тыш, биредә 14 урында видеокүзәтү камералары урнаштырылган. Төзекләндерелгән объектның гомум озынлыгы бер километр чамасы тәшкил итте.

"Узган елда әлеге проект буенча Мәктәп укучылары аллеясе төзекләндерелде, ул район үзәгенең Комсомол һәм Юбилей урамнарын тоташтырды», — дигән Илгиз Субушев.

Фото: Илгиз Субушевның соцчелтәрдәге битеннән

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас