

Чара 10 ноябрьдә үтә.
Фин-угыр халыкларының матди һәм рухи мәдәниятен, матди булмаган мәдәни мирасын саклау һәм тергезү максатыннан үткәрелә торган фестиваль үзешчән вокал коллективлары конкурсы рәвешендә узачак.
Фестивальдә фин-угыр һәвәскәр коллективлары һәм декоратив-гамәли иҗат осталары катнашачак.
Конкурс нәтиҗәләре буенча фестивальнең Гран-При иясе һәм 1, 2, 3 дәрәҗә лауреатлары билгеләнәчәк.
Гаризалар konkurstat@mail.ru электрон адресы буенча кабул ителә.
Фото: башньюс