Аның кысаларында Уфа районының алты авылы эчәргә яраклы су белән тәэмин ителгән.
2019 елдан башлап, «Чиста су» федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә Комлыкүл, Горново, Кызыл Яр, Якшиван, Карюгино, Тәҗрибә хуҗалыгы авылларында су алу һәм су белән тәэмин итү челтәрләрен төзү эшләре алып барылды.
«Агымдагы елның октябрендә объект файдалануга тапшырылды. Су алу җайланмасының җитештерүчәнлеге тәүлегенә 1700 кубометр тәшкил итә. Җиде су алу скважинасы, су бирү өчен насос станциясе, су әзерләү һәм чистарту станциясе, 500 кубометр сыйдырышлы ике сусаклагыч һәм алты торак пунктны су белән тәэмин итү өчен суүткәргеч салу буенча эшләр башкарылды. Шуның аркасында Уфа районының Кызыл Яр авыл Советында яшәүче 10 мең кеше сыйфатлы, эчәргә яраклы су белән тәэмин ителде», - дип ассызыкладылар Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.
Җиде су алу скважинасы курай чәчәге рәвешендә җиһазландырылган. Әзерләнгәннән соң, су иң элек гомум күләме 1000 кубометр булган ике су савытына, ә аннары торак пунктларга эләгәчәк.
Исегезгә төшерәбез, «Чиста су» проектының төп максаты – 2024 елга республикада сыйфатлы, эчә торган су белән тәэмин ителгән халыкның өлешен 86,6дан 92,5 процентка кадәр җиткерү.
Бу күрсәткечкә ирешү өчен Башкортстан территориясендә су белән тәэмин итүче 29 объект төзү яисә реконструкцияләү планлаштырыла. Проектны тормышка ашыру кысаларында 2024 елга кадәр төбәкнең 22 муниципалитетында су белән тәэмин итү объектларын төзеләчәк.
Фото: башинформ