Әлегә авылда 500ләп кеше яшәсә дә, ул елдан-ел үсешә, яңа җир биләмәләре бүленә, күркәм йортлар барлыкка килә, яшьләр туган авылында төпләнеп кала. Географик яктан уңайлы урында урнашуы да йогынты ясый, кешеләрне үзенә җәлеп итә: якында гына Агыйдел елгасы ага, авыл уртасыннан диярлек Уфа-Инҗәр-Белорет автоюлы уза, читкә йөреп эшләүчеләр өчен автобуслар үтеп тора. Яшәрү чорын кичергән авыл өчен балалар бакчасы булдыру зарурлыгы күптән өлгергән мәсьәлә иде инде. Ниһаять, “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында Иске Шәрәй һәм күрше Иске Акташ авылларында яшәүче яшь әниләрнең теләге тормышка ашты. Эшләр ике ел элек үк башланган иде. Урындагы мәктәпнең өч бүлмәсе мәктәпкәчә белем бирү төркеме өчен бүленде. Күләмле ремонт эшләреннән соң, зур һәм иркен уен, йокы һәм юыну бүлмәләре барлыкка килде, алар заманча итеп җиһазландырылды. Хәзер бу авылларда яшәүче яшь гаиләләрнең шатлыгын сүз белән генә аңлатып та булмый. Агымдагы елның сентябрендә ул үзенең беренче тәрбияләнүчеләрен кабул итте. Тантаналы шартларда үз ишекләрен ачкан балалар бакчасы 3 яшьтән 7 яшькә кадәр 20 балага исәпләнгән. Бүген бирегә ике авылдан 16 бала йөри. Аларны тәрбияче Гөлнара Дәүләтбаева, аның ярдәмчесе Тәнзилә Мөлекова матур итеп каршы ала һәм көне буе сабыйлар аларның канаты астында. Яхшы мөнәсәбәт булгач, балалар бик тиз ияләшеп киткән. Иң бәләкәче – 2 яшь тә өч айлык Ассель дә бик теләп йөри, диләр. Сабыйларга ризык исә урындагы мәктәп ашханәсендә аерым меню буенча әзерләнә. Пешекче Айгизә Светлакова мәктәп укучыларын да, балалар бакчасы тәрбияләнүчеләрен дә тәмле ашлары белән сөендерә.
Балалар бакчасында сабыйларны өзелеп яратучы, күңеле белән әле дә сабый булып калучы кешеләр генә эшли ала. Бу уңайдан Иске Шәрәй авылындагы балалар бакчасына йөрүчеләр үзләренең икенче әниләреннән бик уңды, дип, зур ышаныч белән әйтә алам. Тәрбияче һәм мөдир вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Ринат кызының бу өлкәдә тәҗрибәсе җитәрлек – 2008 елдан башлап Кабак, Сахай авылларындагы мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияче ярдәмчесе булып эшләгән. 2018 елда тәрбияче белгечлеге буенча югары уку йортын тәмамлаган. Прибельский урта мәктәбенең Иске Шәрәй филиалы мөдире Ләйсән Моталлапова бирегә эшкә чакыргач, ризалаша. Эшен яраткач, күрше Сахай авылыннан йөреп эшләүгә дә зарланмый. Балаларга белем генә түгел, күңел җылысын да бирә ул.
Тәрбияче ярдәмчесе Тәнзилә Габделхәй кызын авылда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә. Һәркем белән уртак тел табарга сәләтле ул. Яхшы киңәшен дә беркайчан кызганмас, каты итеп дәшмәс, ярдәм сорап килгәндә кире борып җибәрмәс. Авыл тормышында кайнап яшәгән кешенең бу сыйфатлары һәркемгә яхшы мәгълүм. Шуңа күрә ата-аналарның нарасыйлары өчен күңеле тыныч.
Балалар бакчасындагы җылы мохитне дә алар тудыра бит инде. Шуңа балалар биредә үзләрен бик иркен тота. Бер караганда дөньяларын онытып уйнап йөриләр иде, табын артына чакыру белән, кулларын юып, утыргычларына килеп тә утырдылар. Әле ике ай гына бакчага йөрүләренә карамастан, өйрәнеп тә беткәннәр. Әйе, моңа гаҗәпләнәсе дә юк, әти-әниләре белән бергәләп көтеп алды бит алар бу вакытларны. Иң мөһиме – мәктәптә дә (быел беренче сыйныфка 7 бала килде) һәм мәктәпкәчә белем бирү төркемендә дә елдан-ел балалар саны артыр, дип ышанасы килә. Шулай булганда, авыл да гөрләп торачак!






