

"Демография" гомумдәүләт проектының "Спорт—тормыш нормасы" төбәк проекты буенча җиһазландырылган ГТО нормативларын тапшыру мәйданын ачу чарасын алып баручы Эльвира Мәрдамшина сүз ала һәм тантананың мәртәбәле кунакларын — Башкортстан Республикасы спорт министры урынбасары Артем Новиковны һәм район хакимияте башлыгы Антон Талаловны тәкъдим итә.
- Безнең уртак бурычыбыз - барлык халыкны, бигрәк тә яшьләрне спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү. Ә без моның өчен барлык шартларны да булдырачакбыз. Бөрөе шәһәре һәрвакыт спорт казанышлары белән дан тотты. Биредә спортның төрле төрләрендә берничә буын чемпионнар үсеп чыкты. Горурланып әйтергә була, Бөре иң югары бүләкләргә лаек спортчылар үстерүне дәвам итә — Русия күләмендә генә түгел, ә халыкара дәрәҗәдә дә, - диде министр урынбасары.
"Хезмәткә һәм оборонага әзер" Бөтенрусия физкультура-спорт комплексының барлык сынаулары әйбәт узды. Аны тапшыручылар арасында урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, предприятие хезмәткәрләре бар. Артем Новиков аларның кулларын кысып, ГТОның тагын бер баскычын яуларга теләде.