1 ноябрьгә районда 2782 үзмәшгуль кеше бар. Бу Башкортстан Республикасында һөнәри табышка махсус салым кертү аркасында мөмкин булган. Ул бизнесны легаль рәвештә алып барырга һәм законсыз эшкуарлык эшчәнлеге өчен штраф салудан курыкмыйча эшләргә һәм керем алырга мөмкинлек бирә.
Шулай ук Бәләбәй районы үзмәшгульләре өчен дә, тулаем республика кебек үк, ташламалы шартларда микрозаймнар, дәүләт һәм муниципаль милекне арендалау каралган, шәхси эшкуарлык эшчәнлеген тормышка ашыруга социаль контракт нигезендә адреслы социаль ярдәм күрсәтелә.
- Үзмәшгульлекнең мондый популярлыгы, бер яктан, федераль дәрәҗәдә билгеләнгән шартларның уңайлылыгы, икенче яктан, Башкортстан Республикасында кулланыла торган дәүләт ярдәме чараларының киң спектры белән бәйле, — дип билгеләп үтте хакимият башлыгы урынбасары Татьяна Горденко.
Фото: bash.news