+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Тиздән Башкортстанда комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәк

Башкортстан Республикасында киләсе елда комплекслы кадастр эшләрен башкаруга 20,5 миллион сум тотынылачак.

Тиздән Башкортстанда комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәкТиздән Башкортстанда комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәк
Тиздән Башкортстанда комплекслы кадастр эшләре үткәреләчәк
Бу эшләргә сумманың зур өлеше - федераль бюджеттан субсидияләр. Бу гамәл, шулай ук, "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирәчәк.

- Алдагы елда федераль бюджеттан 17,2 миллион сум субсидияләр хупланды. Республика бюджетыннан финанслауны исәпкә алып, бу эшләргә гомум сумма 20,5 миллион сум тәшкил итәчәк.

Киләсе елда комплекслы кадастр эшләрен башкару планлаштырыла торган кадастр кварталлары исемлеге республика Хөкүмәте карары белән расланган, - дип аңлатты җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Комплекслы кадастр эшләрен уздыруның максаты - күчемсез милек объектлары турында бердәм дәүләт реестрын дөрес белешмәләр белән тулыландыру.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас