

Ташламалы кредитны шәхси хуҗалык алып баручы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче гражданнар алырга мөмкин.
Ярдәм кыска сроклы займнарга да, унике елга кадәр инвесткредитларга да кагыла. Ташламалы кредит ставкасы еллык 1 проценттан 5 процентка кадәр тәшкил итәчәк.
Документ авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итүнең башка чараларын да раслады. Мәсәлән, 12дән 15 елга кадәр яңа теплица комплекслары төзү өчен ташламалы инвесткредитны эшләтеп җибәрү мөмкинлеге каралган.
Республикада хәзерге вакытта 109,8 мең үзмәшгуль теркәлгән.
Ташламалы кредитлар бирү “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында каралган.