Президент Владимир Путин башлангычы белән республикада киң колач алган гомумдәүләт проектлары Балтач районында да уңышлы тормышка ашырыла.
Районда табиблык амбулаторияләре, фельдшер-акушерлык пунктлары челтәрен төзекләндерү буенча да күп эш башкарыла. Аларның берсе – Магашлы-Алмантай авылында төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пункты шушы көннәрдә ишекләрен ачты.
Авыл халкының шатлыгын уртаклашырга башкаладан “Башкиравтодор” җәмгыяте генеральный директор урынбасары Динар Вәлиев, Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Салават Гыйльметдинов килделәр.
– Бүген Магашлы-Алмантай авылы халкы өчен генә түгел, гомумән, безнең район өчен әһәмиятле вакыйга. 2017 елда “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында фельдшер-акушерлык пунктлары төзү буенча пилот проектка кушылдык. Районда 12 ФАП төзүне планга керткән идек, аларны акрынлап сафка кертеп барабыз. Агымдагы елда дүрт авылда – Уразай, Асавка, Түбән Иванай һәм Магашлы- Алмантайда модульле фельдшер-акушерлык пунктларын файдалануга тапшыру бурычын куйдык. Авыллар халкы уңайлы шартларда эшләргә, медицина ярдәме алырга тиеш, – диде ФАПны ачу тантанасында Илгиз Субушев.
– Фельшер-акушерлык пунктын май аенда төзи башлаган идек. Бүген инде сез аның күркәм нәтиҗәсен үзегез күреп торасыз. Бирегә авыруларны профилактикалау өчен килергә язсын, сәламәт булыгыз, – дип теләкләрен җиткерде Салават Гыйльметдинов.
Әлбәттә, магашлы-алмантайлылар чиксез шатлыгын ихлас рәхмәт сүзләре, күңелләреннән ургылган җыр-моң аша белдерде. Яңа ФАПка сөенмәслекме соң! Биредә халыкка сыйфатлы медицина хезмәте күрсәтү өчен барлык шартлар булдырылган: фельдшер һәм акушер, процедуралар-прививка кабинетлары, пациентлар өчен кабул итүне көтү урыны, шулай ук персонал өчен санузел һәм бүлмә бар. Кайнар һәм салкын су кертелгән. Иң мөһиме – бина иркен, якты һәм җылы.
– Бу вакыйганы барыбыз да көтеп алдык, ничек сөенүебезне сүз белән әйтеп бетерерлек түгел. 1987 елда төзелгән агач бина бик искерде. Җылытуга карамастан, пациентларны салкын шартларда кабул итәргә туры килә иде. Бүген барлык уңайлыклары булган, заманча, матур бинага аяк бастык. Безгә шундый зур бүләк ясаган җитәкчеләргә зур рәхмәт! – диде авылдашларының сәламәтлек сагында торучы фельдшер Зилә Александрова.
Пермь краеның Чайковский медицина училищесын 1997 елда тәмамлап кайткан белгеч туган авылында 24 елга якын хезмәт сала. Әлеге вакытта ул Магашлы-Алмантай һәм Гәрәй авылларында яшәүче 300гә якын кешене хезмәтләндерә, аларның 40ы – балалар. Матур гаилә корып, 3 бала тәрбияләп үстергән, бәхетен туган төбәгендә тапкан Зилә Нурислам кызы әйтүенчә, һәр һөнәрнең үз авырлыгы булган кебек, фельдшер эше дә тынгысыз, әмма аны яратсаң, авырлыгы сизелми.
Әлбәттә, авылда фельдшер-акушерлык пункты булу, кирәк чакта медицина ярдәме алу, киңәшләшеп, кан басымын булса да үлчәтеп кайту – авыл кешесе өчен зур бәхет. Ә хәзер яңа шартларда кәеф бөтенләй икенче булачак!
Динар Кәлимуллин фотосы.