

Мәләвез кошчылык предприятиесе Кавказ аръягына чираттагы ярымфабрикатлар партиясен төяп җибәргән.
Экспортка җибәрелгәнче гомум авырлыгы 13 мең 998 килограмм булган ит продукциясе партиясе “Россельхознадзор”ның төбәк идарәсе тарафыннан контрольдә тотылды.
Агымдагы ел башыннан бу - Әзербайҗанга предприятие тарафыннан сатылган ит ярымфабрикатларының дүртенче партиясе. Экспортланган продукциянең гомум авырлыгы 63,5 тонна тәшкил итте.
Билгеле булуынча, илдә Президент Владимир Путин тәкъдим иткән «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла, ул акчалата чагылышында елына 45 миллиард долларга җитәргә тиеш. Көнбатыш илләре керткән санкцияләргә бәйле рәвештә, азык-төлек экспортының гомум логистикасы кыенлашты, әмма аның көнчыгыш юнәлеше үсүен дәвам итә.
Фото: "yaplakal.com"