+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Абруйлы һөнәр серләрен ачтылар

Русия Президенты Владимир Путин указы белән гамәлгә ашырылучы "Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада күп эшләр башкарыла.

Абруйлы һөнәр серләрен ачтыларАбруйлы һөнәр серләрен ачтылар
Абруйлы һөнәр серләрен ачтылар

Октябрьский нефть колледжы укытучылары мәктәп укучыларына “Профессионализм” программасы буенча һөнәри осталык дәресләре үткәрде. Аларның төп бурычы - балаларны электрик һөнәре белән төптән таныштыру һәм гамәли өйрәтү. Чарада шәһәрнең 9нчы сыйныфкача уку йортларының 739 укучысы катнашты.

Практика һәм эш белән тәэмин итү буенча директор урынбасары Александр Савеличев электрик һөнәре, киләчәк перспективалар, ни өчен нефть колледжында уку абруйлы булуы турында сөйләде. Электротехника укытучысы, әйдәп баручы белгеч Роман Куксенок һәм мастер Светлана Колыева, 3нче курс студентлары белән берлектә, "Электр һәм электромеханик җиһазларны техник эшкәртү һәм техник хезмәт күрсәтү” белгечлеге буенча осталык дәресе күрсәтте.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас