+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чүплекләргә урын юк!

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән булдырылган “Экология” гомумдәүләт проекты матди яктан ныгытылган.

Чүплекләргә урын юк!Чүплекләргә урын юк!
Чүплекләргә урын юк!

Башкортстан Республикасы үз территориясендәге чүплекләрне бетерү өчен федераль бюджеттан 1,03 миллиард сум акча алачак. Бу хакта Русия Министрлар кабинетына сылтама белән РБК хәбәр итә. Шуның 310,4 миллион сумы агымдагы елда ук биреләчәк, калган сумма киләсе елда җибәреләчәк.

Русия төбәкләрендә рөхсәтсез чүплекләрне бетерүне финанслау турындагы боерыкны “Чиста ил” федераль проекты кысаларында (“Экология” гомумдәүләт проектына керә) Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады. Бүлеп бирелгән акчаларның гомум күләме 9,3 миллиард сумнан артып китәчәк.

Инде быел ук эш Русиянең 19 төбәгенең 29 шәһәрендә башланачак, алар арасында Башкортстан да бар. Нәтиҗәдә, 2024 ел ахырына илдә 483,6 гектар җир рекультивацияләнергә тиеш, бүген анда чүплекләр урнашкан. Аларны бетерү 5,2 миллионнан артык кешенең тормыш сыйфатын яхшыртачак.

#нацпроект
#нацрейтинг

Автор:Резида Валитова
Читайте нас