+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Җитештерүчәнле хезмәткә йөз тотабыз

Башкортстанның 140 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнаша.

Җитештерүчәнле хезмәткә йөз тотабызҖитештерүчәнле хезмәткә йөз тотабыз
Җитештерүчәнле хезмәткә йөз тотабыз

- Республика Хөкүмәте үз алдына һәр предприятиенең гомум икътисады һәм эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча бурыч куя, шуңа күрә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты безнең өчен төп өстенлекләрнең берсе булып тора. Бу елга без әлеге проектка җәлеп итәргә теләгән 140 предприятиегә бурыч куйдык, - дип билгеләп үтте икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Хәзер Башкортстан проектта катнашучы предприятиеләр саны буенча 2021 елга куелган планны 40 процентка узып киткән. Рөстәм Моратов шулай ук республика гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча Русия субъектлары рейтингында лидерларның берсе булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, Башкортстан гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрнең махсус укытылган хезмәткәрләре саны буенча илдә беренче урынны алды.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты буенча илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлегенең 5 процентка артуы өчен шартлар тудырылырга тиеш. Бизнеска ярдәм итү өчен чаралар комплексы эшләнде, шул исәптән - предприятиеләр эше буенча экспертларны финанс стимуллаштыру һәм консультацияләр.
Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

#нацпроекты
#нацрейтинг

Автор:Резида Валитова
Читайте нас