

Инклюзив проект Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Иҗат кешеләре» проекты кысаларында үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, бәйгене Башкортстан Мәдәният министрлыгының Белем бирү буенча республика укыту-методик үзәге һәм Башкортстанның Милли симфоник оркестры оештыра.
«Мы раскрываем крылья » конкурс-фестивале балалар музыка, сәнгать мәктәпләрендә һәм һөнәри белем бирү оешмаларында белем алучы балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән», - дип аңлаталар ведомствода.
Бу проект ярдәмендә яшь музыкантлар Башкортстанның Милли симфоник оркестры, баш дирижеры, республиканың атказанган артисты Дмитрий Крюков җитәкчелегендә чыгыш ясый алачак.