+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Урман яңа кагыйдәләр буенча тергезелә

Башкортстан урманчылары ябык тамырлы системалы үсентеләр үстерү өчен теплицалар төзи. Бу урман утыртуның яңа кагыйдәләре белән бәйле.  

Урман яңа кагыйдәләр буенча тергезеләУрман яңа кагыйдәләр буенча тергезелә
Урман яңа кагыйдәләр буенча тергезелә

Билгеле булуынча, «Экология» гомумдәүләт проекты нигезендә, ясалма һәм катнаш урман тергезү мәйданнарын ябык тамырлы системалы үсенте материалын кулланып, акрынлап арттыру планлаштырыла. Бу юнәлештәге эшләр бары тик урман хуҗалыкларының бюджеттан тыш чаралары исәбенә алып барыла.

Бүгенге көндә Башкортстанда шундый 50 теплица бар. Караидел урманчыларының беренче тәҗрибәсе шактый уңышлы булды, шуңа күрә алар мондый утырту материалы җитештерү өчен икенче теплица да төзеде.

- Теплицаның күләме 8гә 45 метр. Без өстәмә рәвештә 1000 кассета сатып алдык һәм биредә 80 меңнән артык үсенте үстерергә планлаштырабыз, - ди учреждение директоры Рәүф Гафаров.

Кыска вакыт эчендә сыйфатлы урман үсентеләрен алуга юнәлтелгән урманнарны тергезүнең инновацион формаларын кертү мәсьәләсе бик актуаль. Ябык тамырлы утырту материалларын куллану перспективалы юнәлеш булып тора, моның белән фәнни тикшеренүчеләр дә, җитештерүчеләр дә зур кызыксыну белдерә.

Фото: artstory-design.com

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас