

Дәүләт ярдәменең гомум суммасы 433 млн. сумнан артып китте. Кече эшкуарлык субъектларын микрокредитлаштыру төбәктә «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
- Хәзерге икътисади шартларда микрокредитлау дәүләт ярдәменең кирәкле һәм һәркем файдалана алырлык коралы булып тора. 2022 елның 1 ноябренә «Башкортстан микрокредит компаниясе» республикабызның 50 муниципалитетыннан 659 гамәлдәге заемчыга хезмәт күрсәтә, төбәкнең кече эшкуарлык субъектларын муниципаль дәрәҗәдә микрофинанс ярдәме алуда максатчан күрсәткечне үтәүне тәэмин итә. Микрофинанс ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән төп клиентлар - ваклап сату һәм күпләп сату, шулай ук җитештерүдә эшләүче эшкуарлык субъектлары, - дип билгеләде Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры Рөстәм Афзалов.
Фото: pravitelstvorb.ru
#нацпроекты #нацрейтинг