+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Малаязда гаиләләр яңа паркка килә

Салават районының Малаяз авылының көньяк-көнчыгыш бистәсендә яңа спорт паркы ачылды.  

Малаязда гаиләләр яңа паркка киләМалаязда гаиләләр яңа паркка килә
Малаязда гаиләләр яңа паркка килә

Спорт белән шөгыльләнү өчен зур иҗтимагый урын булдыру Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” программасы ярдәмендә мөмкин булды.

«Балалар өчен уен комплексы таулар, таганнар, башка корылмалар белән җиһазландырылды. Футбол, баскетбол, ял итү һәм ачык һавада йөрү өчен спорт мәйданчыгы бар. Якындагы территориядә чыршы үсентеләре аллеясе утыртылды», - дип билгелиләр Башкортстанның Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында.

Көньяк-көнчыгыш бистәсендәге парк 2021 елның 26 апреленнән 30 маена кадәр 2022 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлау өчен үткәрелгән рейтинглы тавыш бирүдә җиңгән иде. Яңа парк гаилә белән ял итү үзәгенә, ә балалар, яшьләр һәм өлкәннәр өчен уеннар һәм спорт мәйданына әйләнәчәк.

Фото: https://www.bashinform.ru/

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас