+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Ибраһимов бульвары танымаслык булып үзгәрде

Владимир Путин указы блән гамәлгә ашырылучы «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» гомумдәүләт проекты кысаларында Уфада Ибраһимов бульварырында капиталь ремонт эшләре тәмамланып килә.

Ибраһимов бульвары танымаслык булып үзгәрдеИбраһимов бульвары танымаслык булып үзгәрде
Ибраһимов бульвары танымаслык булып үзгәрде
Ибраһимов бульварын капиталь ремонтлау өчен контракт 2020 елның ноябрендә төзелгән. Эшләрнең гомум бәясе 265 млн. сум тәшкил итә. Бүгенге көндә эшләр 97 процентка башкарылган. Объект агымдагы елның ноябрь ахырына кадәр файдалануга тапшырылырга тиеш.

- Быел Башкортстанда объектларны финанслауның гомум күләме 14 млрд. сум тәшкил итте, шуның 10 млрд. сумы – федераль акчалар, – дип хәбәр итте транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев. - 2022 елда гомумдәүләт проекты ярдәмендә генә безнең төбәк 140 километрдан артык юлны һәм 400 метрдан артык күперне норматив хәлгә китерә алды.

Искәртеп үтәбез, элегрәк бульвар канәгатьләнерлек түгел һәм норматив таләпләргә туры килми иде. Эшләрне башкару кысаларында иске борт ташлары яңаларына алыштырылды, техник полосалар төзелде. Юл түшәмәсен яңартудан тыш, тышкы электр яктыртуны яңарту һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча эшләр башкарылды. Урам-юл челтәре участокларында юл билгеләре барлыкка килде, горизонталь тамга ясалды. Тиздән яңа светофорлар барлыкка киләчәк. Төзүчеләр җәяүлеләр тротуарларына ремонт ясады һәм Ибраһимов бульвары скверындагы тротуарны яңартты.

Фото: правительстворб.ру

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас