+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Сәетбабалыларның шатлыгы чиксез

Русия Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” федераль проекты ярдәмендә Гафури районының Сәетбаба авылындагы Җиңү паркында ял итү зонасын күләмле төзекләндерү үткәрелде.

Сәетбабалыларның шатлыгы чиксезСәетбабалыларның шатлыгы чиксез
Сәетбабалыларның шатлыгы чиксез

Элек буш торган 15 мең квадрат метр мәйданлы территория заманча ял итү зонасына әверелде. Эшләр 2020 елдан өч этапта алып барылды. Беренче этапта мәйданчык нигезен әзерләделәр, участокка туфрак түшәделәр. Икенчесендә хоккей мәйданчыгы урнаштырдылар, асфальт түшәделәр, киртәләп алдылар. Соңгы этапта резина өслекле балалар уен комплексы һәм спорт мәйданчыклары, тротуарлар, яктырту, сәхнә, эскәмияләр һәм чүп савытлары урнаштырылды.

Сәетбабалыларны әлеге бәйрәмнәре белән “Бердәм Русия” фракциясе җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе урынбасары Рөстәм Ишмөхәммәтов, Гафури районы хакимияте башлыгы Фәнзил Чыңгызов, район Советы рәисе, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Фаил Зәйнетдинов котладылар.

“Нәтиҗә сокландырырлык. Моңа карап, проектны тормышка ашыру өчен күпме көч салынганын һәм эш башкарылганын аңлыйсың. Әлеге парк авылның үзәге, балалар һәм яшьләрнең яраткан урыны булсын", — дигән теләк теләде Фәнзил Чыңгызов.

фото: "Звезда" гәзите

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас