– Дәүләт ярдәме бизнесны санлаштыру өчен зур әһәмияткә ия: эшкуарлар, төбәктә санлы трансформациягә ярдәм итеп, үз илебезнең проектларын эшли һәм тормышка ашыра ала. Фондтан грантны ай-ти өлкәсендә хезмәт күрсәтүче компанияләр алырга мөмкин, - ди Башкортстан дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Рәсүл Таипов.
Ярдәм чарасыннан IТ-компания, интернет-маркетинг агентлыгы, яки реклама мәйданчыгы файдалана алачак.
Моның өчен фондка программада катнашу турында белдерү җибәрергә, аннары реклама компаниясен үткәрергә һәм башкарылган эшләр турында хисап тапшырырга кирәк. Махсус комиссия уңай карары турында хәбәр итәчәк, шуннан соң килешүне имзалау кирәк булачак.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте