+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Зур уен" олы максатлар куя

Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси башлангычларга ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында Агыйделдә файдалы чара оештырылды.

"Зур уен" олы максатлар куя"Зур уен" олы максатлар куя
"Зур уен" олы максатлар куя

Биредәге “Агыйдел” спорт үзәгендә “Эшкуарлык буенча агентлык” җәмгыяте белән берлектә Уфа ягулык-энергитика колледжының Агыйдел филиалы студентлары, мәктәпләрнең чыгарылыш сыйныф укучылары, шулай ук 25 яшькәчә яшьләр белән үз бизнесыңны булдыру буенча эшлекле “Зур уен” үтте.

Анда тәү чиратта яшьләргә эшкуарлык нигезләре турында мәгълүмат бирелде. Бизнес белән шөгыльләнүчеләргә һәм үзмәшгульләргә булган ярдәм чаралары белән таныштырдылар. Ә “Зур уен”да һәр катнашучы үзен эшкуар сыйфатында сынап карады.

Ахырда һәрбер катнашучы стратегик сессия үтү турында сертификат алды.

Автор:Резида Валитова
Читайте нас