+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бер гаиләдә – 39 бала!

Краснокама районының Яңа Кабан авылында яшәүче 56 яшьлек Аис Маликов һәм аның хатыны Гөлсириннең гаиләсендә 39 бала тәрбияләнә! Аис быел Башкортстанның Иҗтимагый палатасы тарафыннан гамәлгә куелган “Әти даны” конкурсында җиңеп чыкты.

Бер гаиләдә – 39 бала!
Бер гаиләдә – 39 бала!


Балалар йортыннан алар сабыйларны үз балалары үсеп таралыша башлагач алырга карар иткән. Башта шикләнебрәк торганнар. Әмма үз көчләрен сынап карарга булганнар. Андый тәҗрибәсе булган әти-әниләрнең тәҗрибәсен өйрәнгәннәр.

Барлык балалар да диярлек спорт белән шөгыльләнә. Маликовлар мәктәп-интернат янындагы өч катлы йортта яши. Анда спорт секцияләре күп, ә үзләренең подвалында тренажер залы булдырганнар. Язмышлары нинди генә авыр булмасын, барлык балалар да дустанә һәм хезмәт сөючән булып үсә.

Быел Русиядә 16 октябрьдә икенче тапкыр Әтиләр көнен билгеләп үттеләр. Дәүләт гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә тырыша. Аерым алганда, илдә бу бурычны үтәргә “Демография” гомумдәүләт проекты ярдәм итә.

Русия Хөкүмәте 2023 елның 1 гыйнварыннан башлап аз керемле гаиләләр өчен универсаль пособие кертә, ул гамәлдәге түләүләрне берләштерәчәк. Аның күләме төбәк яшәү минимумының 50, 75 яисә 100 процентын тәшкил итәчәк. Яңа пособие йөклелекнең иртә срогында исәпкә баскан мохтаҗ хатын-кызларга да билгеләнәчәк.

фото: Башинформ

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: