+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

«IT-куб» белем бирү үзәге яңа мөмкинлекләр ача!

Салаватта 25нче Башкорт гимназиясе базасында «IT-куб» белем бирү үзәге ачылды.

«IT-куб» белем бирү үзәге яңа мөмкинлекләр ача!«IT-куб» белем бирү үзәге яңа мөмкинлекләр ача!
«IT-куб» белем бирү үзәге яңа мөмкинлекләр ача!


Ул быел «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Санлы белем бирү мохите» федераль проекты кысаларында оештырылган. Үзәк балалар тарафыннан мәгълүмат-телекоммуникация технологияләре өлкәсендә актуаль һәм кирәкле белемнәр, күнекмәләр һәм компетенцияләр үзләштерүне тәэмин итәргә тиеш.

Биредә балаларда сәләтләрне һәм талантларны ачыклау, аларга ярдәм итү һәм үстерү, аларның һөнәри юнәлешен, математик, мәгълүмати грамоталылыкны үстерү, критик һәм креатив фикерләүне формалаштыру өчен шартлар булдырылган.

Белем бирү үзәге гимназиянең өченче катында урнашкан. Җәй көне кабинетларга ремонт ясалган, яңа җиһазлар, компьютерлар, программа комплекслары сатып алынган. Төп юнәлешләр буенча укыту 8 яшьтән 17 яшькә кадәр балалар өчен бушлай. Программалар берничә ел дәвам итәчәк.

Фото: Башньюс

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас