-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Өч предприятие хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерде

"Процесслар фабрикасы"нда «Белорет җылылык җиһазлары заводы» (БЗТО) , «Урал пружиналар заводы», «Корона» мебель фабрикасы хезмәткәрләре өчен «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында дәресләр узды. Бу хакта икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итте.

Өч предприятие хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерде
Өч предприятие хезмәткәрләре белемнәрен камилләштерде
- Практика күрсәткәнчә, бу гамәли тренингта катнашканнан соң хезмәткәрләрнең компетенция дәрәҗәсе генә түгел, коллективның предприятие эшчәнлегенә катнашуы да арта. Быел «Процесслар фабрикасы»нда «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрнең 217 хезмәткәре белемен камилләштерде, - диде Айрат Фәхретдинов.

16 предприятие хезмәткәре "Газ басымы регуляторына идарә итү пульты"н җыю производствосын имитацияләде.

Гамәли тренинг нәтиҗәсендә куелган максатларга ирешелде һәм яңа тәҗрибә тупланды. Эшкә йомгак ясап, «БЗТО» хезмәткәрләре алган күнекмәләрне үз предприятиеләрендә кертергә планлаштыруын билгеләп үтте.

Исегезгә төшерәбез, "Процесслар фабрикасы" - Башкортстанның Компетенцияләр үзәге базасындагы укыту-җитештерү мәйданчыгы, анда катнашучылар реаль җитештерү процессында сакчыл җитештерү инструментларын куллану тәҗрибәсен ала, шулай ук аларның җитештерү эшчәнлегенең операцион һәм икътисади күрсәткечләренә ничек тәэсир итүен аңлый.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас в