-25 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegramЯRus
Барлык яңалыклар

Иң лаек табиблар бүләкләнде

Пациентларны коткаруга зур өлеш керткәне өчен кардиологлар һәм кардиохирурглар мәртәбәле премия лауреатлары булды.

Иң лаек табиблар бүләкләнде
Иң лаек табиблар бүләкләнде

Кичә Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Территориаль мәҗбүри медицина страховкалавы фонды ярдәмендә «АльфаСтрахование-ОМС» компаниясе тарафыннан гамәлгә куелган һәм ел саен үткәрелә торган «Врач с большой буквы» эксперт премиясе лауреатларын бүләкләү булды.

Сәламәтлек саклау министрлыгының конференц-залында медицина оешмаларының баш табиблары белән үткән тантанада Башкортстан Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин, сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова, Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча комитет рәисе Салават Харасов катнаштылар.

- Бүген стационар кардиологларга һәм кардиохирургларга кискен ишемик йөрәк авырулары булган пациентларның гомерләрен коткарган өчен «Врач с большой буквы» премиясе тапшырыла. "Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектына «Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш» программасы кертелгән, шулар буенча республика ел саен үз күрсәткечләренә ирешә. Кардиологик пациентларга медицина ярдәме күрсәтү күләме һәм дәвалауның стандартларга һәм клиник тәкъдимнәргә туры килүенә страховкалаучы медицина оешмасы сыйфатына экспертиза нәтиҗәләре буенча безнең кардиологлар эксперт комиссиясе тарафыннан югары бәяләнде, — дип билгеләп үтте сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Гөлнара Зиннурова. - Югары һөнәри осталыкка ия һәм үз эшегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Бу хакта тулырак: https://health.bashkortostan.ru/presscenter/news/499597/

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас в