+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Краснохолмда кинозал ачылды

«Мәдәният» гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында Башкортстанның Калтасы районы Краснохолм авылында кинозал ачылды.

Краснохолмда кинозал ачылдыКраснохолмда кинозал ачылды
Краснохолмда кинозал ачылды

Кинотеатрның беренче тамашачылары һәм тантаналы ачылыш шаһитлары укучылар булды. Алар өчен Башкортстанның халык шагыйре Рәми Гариповка багышланган “Шагыйрь көндәлеге " фильмын күрсәтү оештырылды.

Кинокартина Булат Йосыповның «Беренче Республика» трилогиясен тәмамлый, анда, шулай ук, «Бабич» һәм «Беренче Республика» проектлары да керә.

Кинозалны модернизацияләү Русия Мәдәният министрлыгы һәм Кино фонды ярдәмендә башкарылды.
Быел Башкортстанда заманча 10 кинозал ачылачак, шуларның 2се - Калтасы районында.
17 ноябрьдән кинозал калтасылылар өчен ишекләрен ачты. Җомга һәм дүшәмбедән кала, көнгә өч тапкыр «Нефтяник» мәдәният йорты кинозалы тамашачыларын көндезге һәм кичке ике сеанста көтә.

Тамашачылар үз илебездә җитештерелгән фильмнарны, балалар өчен кызыклы һәм төсле мультфильмнарны күрәчәк. Билетларны махсус кушымта һәм "Пушкин картасы" аша да, кассага килеп тә сатып алырга мөмкин.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас