“Мәгариф” гомумдәүләт проекты һәм «Киләчәк укытучысы» төбәк проекты кысаларында Салават шәһәренең 11нче урта мәктәбендә көзге каникуллар вакытында сыйныф җитәкчеләре өчен “Осталыкны арттыру. Ата-аналар җәмәгатьчелеге белән хезмәттәшлек” темасына семинар узды.
Сыйныф җитәкчесе эшенең иң катлаулы аспектларының берсе — ата-аналар белән эшләү. Хәзерге заманда сыйныф җитәкчесенең ата-аналар белән эшләү ысуллары бик күп, ләкин мондый эшнең психологик якларын ничек исәпкә алырга һәм хаталар ясамаска? Семинар эшендә нәкъ менә шул мәсьәлә мөһим булды.
7нче сыйныф һәм сыйныф җитәкчеләренең мәктәп методик берләшмәсе җитәкчесе Лилия Рогова семинарны «Сыйныф җитәкчесенең эш нәтиҗәлелеген күтәрүнең эчтәлекле һәм оештыру-методик аспектлары” чыгышы белән ачып җибәрде. Лилия Гыйбадрахман кызы үз чыгышында әти-әниләр белән эшләү - үзара бәйләнешнең бер юлы, дип билгеләп үтте. 1нче сыйныф җитәкчесе Марина Куприянова: “Мин мәктәптә 20 елдан артык эшлим һәм әти-әниләрнең буыны ничек үзгәрүен күрәм. Элек ата-аналар белән эшләгән нәрсәләр хәзер эшләмәскә дә мөмкин. Яңача өйрәнү һәрвакыт файдалы, аеруча яшь буын укытучыларыннан”.
Семинар темасын директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Әхмәтова дәвам итте. Гөлназ Вәлит кызы үзенең чыгышында өченче буын Федераль дәүләт мәгариф стандартларын кертү кысаларында сыйныф җитәкчесенең эш үзенчәлеген ачты.
7нче сыйныф җитәкчесе Айгөл Сәлтәшева үзенең эш тәҗрибәсен бәян итте. Әти-әниләр белән эшләүдә кыенлыкларга карамастан, Айгөл Илнур кызы үз эшендә баланың мәнфәгатьләрен беренче урынга куя. Ул сыйныф җитәкчелеге лайфхаклары белән уртаклашты.
Яшь сыйныф җитәкчесе Гөлназ Савина болай диде: «Сыйныф җитәкчесе булып мин беренче ел гына эшлим, күп нәрсә әлегә сер булып кала. Озак эшләүче сыйныф җитәкчеләренең тәҗрибә уртаклашуы бик яхшы, миңа киләчәктә бу авыр эштә ул теләсә нинди борылышларга әзер булырга ярдәм итәчәк”.
Гомуми белем бирү оешмалары җитәкчеләре, каникуллар вакытын файдалы итеп үткәрергә дә кирәк, дип саный, мондый семинарлар — тагын бер дәлил. Мәктәп директоры Светлана Свечникова әйтүенчә, педагогик составның квалификациясен күтәрү — мәктәпләрнең өстенлекле бурычларының берсе.
Фото: contenta.info