

Әлегә Башкортостанның төньяк-көнчыгыш районнары югары инвестицияләр җәлеп итүчәнлеге белән аерылмый, әмма тенденция үзгәрә, дип билгеләп үтте Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәсендә. Чара бүген Дуван районында бара.
- Климат үзгәрә, җылына, авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ арта, - диде ул. - Бу факторлар һәрхәлдә инвестпроектларга һәм төньяк-көнчыгышка карата кызыксыну уятачак. Әйе, агымдагы елда без рекордлы уңыш - 5,2 миллион тоннадан артык ашлык алдык, уңышны саклау һәм аңа бәяләр белән бәйле мәсьәләләр бар. Әмма шул ук вакытта базарда терлекчелек продукциясенә яхшы бәяләр барлыкка килде. Мәсәлән, сөткә хаклар республикада килограммы 32 сумнан артык формалашкан, бу, Европага караганда, күбрәк. Шуңа күрә бүген иң яхшы вариант - терлекчелекне үстерү һәм ашлыкны терлек азыгы сыйфатында куллану.
Үз чыгышында республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фәрит Вәлитов билгеләп үткәнчә, сыерлар рационына кертелгән тәүлеклек ашлык күләме якынча 2,5 тапкыр арта, ә бу акчалата чагылышта 570 сумга якын. Шул ук вакытта 6,5 килограмм бөртеклеләрнең бәясе бүген 80 сумга якын.
Алга таба министр урынбасары терлекчелек торышына җентекле анализ ясады, төньяк-көнчыгыш зона күрсәткечләренә игътибар итте.
Республика ветеринария идарәсе башлыгы Азат Җиһаншин республика терлекчелегендә инфекцияләрне профилактикалау турында сөйләде. Әлегә моның белән төбәктә күп кенә күршеләрнең Африка дуңгызлар чумасы, кош гриппы һәм башка шундыйлар белән "януына" карамастан, барысы да чагыштырмача тыныч. Безнең заманда сорау аеруча актуальлек казанды.
Семинарның практик өлешендә катнашучылар Мәсәнуть сөт комбинатының куәтләре һәм башка җитештерү объектлары белән танышты.
Исегезгә төшерәбез, республикада авыл хуҗалыгын колачлаган "Хезмәттәшлек һәм экспортка ярдәм" гомумдәүләт проекты 2019 елдан гамәлгә ашырыла.