

Республиканың урман сәнәгате предприятиеләре үз продукциясен Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Әфганстан, Беларусь, Грузия, Казахстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Кытай Халык Республикасы, Латвия, Литва, Вьетнам Социалистик Республикасы, Үзбәкстан, Эстония, Чехияга озаткан.
Агачны тирәнтен эшкәртү продукциясе үрнәкләре: такталар, борыс, мебель фурнитурасы һәм башка эшләнмәләр “ВНИИЗЖ” Башкортстан сынау лабораториясендә лаборатор тикшеренүләр узды.
Чагыштыру өчен: узган елның шул ук чорында территориаль идарә 143 мең 121 кубометр урман материалы экспортын контрольдә тоткан. Бу продукция дөньяның 19 иленә төяп озатылган булган.
Исегезгә төшерәбез, илдә Владимир Путин башлангычы белән "Халыкара кооперация һәм экспорт" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла, ул чимал булмаган энергетика товарларын сатканда елына 250 миллиард долларга җитәргә тиеш.
Фото: resbash.ru
#национальныепроекты