

Район прокуратурасы матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә алты авыл Советы территориясендә 13 мең кубометрдан артык чүп-чар һәм калдыклар җыелган. Әмма урындагы үзидарә органнары җир кишәрлекләрен рөхсәтсез чүплекләрдән чистартуга карата чаралар күрмәгән.
Моңа бәйле рәвештә районара прокуратура авыл Советы хакимиятен законсыз урнаштырылган каты көнкүреш калдыкларыннан участокларны чистартуны йөкләү өчен дәгъва белдерүләре белән судка мөрәҗәгать иткән.
Суд күзәтчелек ведомствосы таләпләрен тулы күләмдә канәгатьләндергән, бүгенгә чүплекләр юк ителгән. Суд карарларының алга таба үтәлеше прокуратура контролендә тора.
Исегезгә төшерәбез, республикада Русия Президенты Владимир Путин билгелән "Экология" гомумдәүләт проекты гамәлгә ашырыла. 2019 елдан әлеге проект нигезендә бик күп шундый чүплекләр юкка чыгарылды.
Фото: bashinform.ru