Башкортстан колледжлары остаханәләрендә 16 төбәктән «Профессионалитет» федераль проектында катнашучылар квалификацияләрен арттырачак.
Башкортстан «Профессионалитет» федераль проектында катнашучылар — укытучылар һәм производствога өйрәтү осталары өчен стажировка рәвешендә квалификация күтәрү программаларын гамәлгә ашыручы төбәкләрнең берсе булды.
Стажировка үтү өчен төбәккә Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсеннән, Санкт-Петербургтан, Дагыстан Республикасыннан, Камчатка, Хабаровск, Пермь, Алтай краеннан, Ырынбур, Рязань, Чиләбе, Курск, Самара, Тула, Калуга, Вологда өлкәләреннән 300дән артык тыңлаучы киләчәк.
— Башкортстан колледжларында «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Яшь профессионаллар» федераль проекты кысаларында да, шулай ук «Яшь профессионаллар» IX илкүләм чемпионаты финалы мирасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән заманча остаханәләр бар. Программа производствога өйрәтү укытучылары һәм осталарының һөнәри эшчәнлеге өчен кирәкле компетенцияләрне камилләштерүгә, белем бирү программаларын гамәлгә ашырганда интегратив педагогик алымнар кулланып, заманча җиһазларда практик әзерлекне камилләштерүгә исәпләнгән, — дип билгеләп үтте мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин.
Мәгариф программасы агымдагы елның 28 ноябрендә башланды. Стажировка демонстрацион имтихан тапшыру белән тәмамланачак, аның кысаларында тыңлаучылар уку барышында алынган заманча җиһазлар белән эшләү күнекмәләрен күрсәтә алачак.
Стажировка үткәрү базасы булып Стәрлетамак күппрофильле һөнәри, Аксен агросәнәгать, Башкортстан эретеп ябыштыру-монтаж һәм сәнәгать җитештерүе, Нефтекама машиналар төзү, Меләвез күппрофильле һөнәри, Октябрьский нефть колледжлары, Уфа фән һәм технология университеты, Уфа радиоэлектроника, телекоммуникацияләр һәм хәвефсезлек, Уфа дәүләт технология һәм дизайн, Уфа автотранспорт колледжлары тора.
«Профессионалитет» федераль проекты чаралары кысаларында укуны Башкортстан колледжлары Һөнәри белемне үстерү институты белән берлектә гамәлгә ашыралар. Укыту программаларын тормышка ашыруның төбәк операторы — Алдан һөнәри әзерлек бирү үзәге.
.
Фото:education.bashkortostan.ru