Агыйдел шәһәренең "Савитар" өстәмә белем бирү үзәгенең "Яшь волонтер" берләшмәсендә яшь волонтерларның “Волонтер булу бик шәп!” беренче слеты узды. "Бу берләшмә Русия Президенты Владимир Путинның май указлары белән расланган "Мәгариф" гомумдәүләт проектының "Һәр баланың уңышы" төбәк проекты ярдәмендә агымдагы елның 1 сентябреннән эшли.
Әлеге проект кысаларында "Яшь волонтер"программасын тормышка ашыру өчен заманча киңлек булдырылды.
Яшь волонтерларның беренче слеты 28 ноябрьдә узды. Укучыларны волонтерлыкка алдылар һәм һәрберсенә значок тапшырдылар.
Биш команда өчен “түгәрәк өстәл”ләр оештырылды, анда волонтерларга волонтерлык эшчәнлегенең төп тезисларын формалаштыру бурычы куелды.
Барлыгы биш юнәлеш тәкъдим ителде:
- актив озын гомер;
- хайваннарны саклау;
- "Шәфкатьлелек" (сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр белән эшләү);
- остазлык;
- интеллектуаль мәйданчык.
"Савитар" өстәмә белем бирү үзәге методисты Лилия Кадыйрова әйтүенчә, волонтерлар эшенең биш юнәлеше очраклы гына сайланмаган, бу юнәлешләр шәһәрдә үсеш алган. Үз тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен өлкән буын активист-волонтерлары чакырылган.
Фото: contenta.info