+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Аскында авыл хуҗалыгы колледжы ремонтлана

Ил Президенты указы белән гамәлгә ашырылучы "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында Аскын авыл хуҗалыгы колледжында ремонт дәвам итә.

Аскында авыл хуҗалыгы колледжы ремонтланаАскында авыл хуҗалыгы колледжы ремонтлана
Аскында авыл хуҗалыгы колледжы ремонтлана
Барлык дүрт корпуста да капиталь ремонт үтәлеше якынча 65 процент тәшкил итә. Тәрәзәләрне алыштыру, фасадларны җылыту, ашханә түбәсен ремонтлау тулысынча төгәлләнгән. Эчке бизәкләү эшләре бара. Алда - биналарны тышлау, кәрнизләр һәм фронтоннар урнаштыру. Бу күләмне алар агымдагы ел ахырына кадәр тапшырырга тиеш.

Капиталь ремонт дүрт корпуста: уку бинасында, тулай торакларда, ашханәдә үткәрелә. Колледжны капиталь ремонтлауга 70 млн. сумга якын акча бүленгән.

«Мәгариф» гомумдәүләт проекты мәктәптә икенче һәм өченче сменада укуны бетерүне күздә тота. Проект ил мәгарифенең глобаль көндәшлелеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Аның максатлары буенча, Русия мәктәптә белем бирү сыйфаты буенча әйдәп баручы илләр унлыгына керергә тиеш.

фото: askino.bashkortostan.ru

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас