+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Милк-Трейд" компаниясе - 144нче!

Ил Президенты указы нигезендә гамәлгә ашырылучы "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектында "Милк-Трейд" җәмгыяте - Башкортстанда туңдырма дистрибьюторы яңа катнашучы булды.

"Милк-Трейд" компаниясе - 144нче!"Милк-Трейд" компаниясе - 144нче!
"Милк-Трейд" компаниясе - 144нче!
Килешүгә Премьер-министрның беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов кул куйды.

– Сакчыл җитештерү инструментлары универсаль, шуңа күрә сәүдәдә дә яхшы кулланыла. Дөрес булмаган логистика, артык запаслар һәм процесска вакыт сарыф итү белән бәйле мәсьәләләрне " Милк-Трейд» компаниясе 6 ай дәвамында Башкортстан төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән хәл итәчәк. Предприятие гомумдәүләт проектында 144нче катнашучы булды, - диде Рөстәм Моратов.

"Милк-Трейд" компаниясе үз илебезнең һәм чит илләрнең әйдәп баручы җитештерүчеләре продукциясен тәкъдим итә, «Башкортстан туңдырмасы», «Көмеш кар», «Фронери Рус» компанияләренең рәсми вәкилләре булып тора. Анда 140тан артык кеше эшли. Үзләренең җиһазландырылган автомобильләр паркы бар, бу продукцияне Башкортстан һәм Русиянең теләсә кайсы почмагына кыска вакыт эчендә китереп җиткерергә мөмкинлек бирә. Компетенцияләр үзәге экспертлары якын арада предприятиедә эшкә керешәчәк. Проектны тормышка ашыруда беренче адым эшче төркемне укыту һәм пилот агымын сайлау булачак.

Гомумдәүләт проектта катнашучыларга финанс ярдәме сыйфатында предприятиенең инвестиция чыгымнарының 90 процентын табышка салымны 20%тан 10%ка кадәр киметү хисабына компенсацияләү мөмкинлеге бирелгән. Сынау проекты тәмамлангач, предприятиеләр производствоны модернизацияләү һәм киңәйтү өчен субсидия алуга дәгъва итә ала.

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас